Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәнгатьле шигырь сөйләргә яратучы - Раяз

Талантлы балалар барлау, аларны төрле бәйгеләрдә сынауга Зәй районы педагоглары зур игътибар бирә.

 Елдан-ел балалар арасында төрле бәйгеләр җиңүчеләре арта бара. Бу көннәрдә "Күчтәнәч" шигырь сөйләүчеләр республика бәйгесенә йомгак ясалды. Шагыйрь Роберт Миңнуллин иҗатына багышлап оештырылган бәйгедә республика балалары катнашты. Зәйнең “Салават күпере” балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче Раяз Әхмәтшин әлеге бәйгедә "4-5 яшьлек балалар арасында иң яхшы шигырь сөйләүче" номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды. Раяз шагыйрьнең "Саттар дәү үскән" шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. "Миңа шигырьләр өйрәнү, аларны матур итеп сөйләү бик ошый. Без бакчабызда Роберт абый Миңнуллин шигырьләрен бик яратып өйрәнәбез" - ди Раяз.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X