«Сабантуй гүзәле-2024» игълан ителде
Район Сабантуеның тагын бер күркәм мизгеле — ул «Сабантуй гүзәле-2024»не ачыклау. Быел әлеге бәйгенең финалы 6 июль көнне “Энергетик” Мәдәният сараенда үтте. Ә менә “Сабантуй гүзәле – 2024” не халыкка игълан итү нәкъ бәйрәм кызган вакытта булды. Ул Сәйдә Хәйретдинова.
Моннан тыш, тагын ике кызга икенче һәм өченче урыннар бирелде. Алар - Алия Сафиуллина Альбина Габидуллина, кызлар 30 һәм 40 мең сумлык сертификатларга ия булды. Ә төп гүзәлгә 60 мең сумлык диңгезгә юллама әзерләнгән иде. Аны сылу кызга район башлыгы Разиф Кәримов тантаналы төстә тапшырды.
“Кызларыбыз берсеннән-берсе чибәрләр, уңганнар һәм иң мөһиме аларның чыгышларыннан кече Ватаннары – Зәебезне яратулары чагылып торды. Алга таба да аларны туган җир бөек эшләргә илһамландырсын, “ –диде Разиф Галиеевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев