Сабантуй белән!
Яңалыклар

Сабантуй белән!

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрне һәм районыбыз кунакларын милли бәйрәмебез Сабантуе белән котлый.

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары!
Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!
Сабантуй, язгы кыр эшләрен тәмамлау, игенчеләрнең хезмәтен, игенчелекне һәм татар халкының кунакчыллыгын мактау символы буларак, безнең үзенчәлекле гореф-гадәтләребезнең һәм рухи мирасыбызның чын гәүдәләнешенә әверелде. Бу бәйрәм үзенең күңеллелеге, кунакчыллыгы, спорт ярышлары, милли көрәше белән күңелләрне яулый, төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерә. Бу – өмет, бәхет, шулай ук алда бай ел булуына ышаныч бәйрәме. Авыл хезмәтчәннәре аны күтәренке кәеф, бурычларын намус белән үтәүдән һәм уңышлы тәмамланган эштән шатлык хисе белән каршы алалар. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды, киләчәк уңышка һәм районның азык-төлек иминлегенә нигез салынды.
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә туган җиргә игътибары һәм тугрылыгы, мәхәббәте өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сабан бәйрәме онытылмаслык, якты тәэсирләр алып килсен һәм яңа хезмәт уңышларына рухландырсын! Барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бай уңыш, муллык һәм күңелләрегезнең көр булуын телим.


Нет комментариев