Бүген Зәйдә район Сабантуе ипподромда ат чабышлары белән башланып, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында төп бәйрәм чаралары белән дәвам итә. Игътибарыгызга бәйрәм программасы.
Ипподром
9.00 – 10.00 – ат спорты ярышлары, җиңүчеләрне бүләкләү
10.30 – мотокросс
Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы
9.00 – көрәш башлану
10.00 – спорт ярышлары
11.00 – “Бөек эшче” театральләштерелгән күренеше
11.30 – бәйрәмнең тантаналы өлеше
12.30 – Татарстанның атказанган артисты Радик Шәрипҗанов чыгышы
14.00 – “Энергетик” Мәдәният сараеның “Кайнар йөрәкләр” һәм җырчы Назилә Мурзаханова концерты
15.00 – Булат Закиров һәм Салават Шакиров вокаль дуэты
16.00 – Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева чыгышы
17.00 – “Мингазов” татар кавер-төркеме концерты
Иртәнге сәгать 10нан 3кә кадәр төрле мәйданчыклар эшли:
– авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе
– “Хезмәт кешесен данлыйбыз”
– патриотик мәйданчык
– “Милли бәйрәмебез тарихы” фотокүргәзмәсе
– “Мисс калфак” (балалар мәйданчыгы)
– милли тирмәләр
– кыстыбый пешерү буенча мастер-класс
– халык уеннары
– спорт мәйданчыгы
– балалар аттракционнары, сәүдә рәтләре
Нет комментариев