Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуе төрле мәйданчыкларда гөрли

Сабантуй бәйрәме традицион төстә Зәебезнең матур үзәге булган Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында дәвам итте. Быел биредә бизәлеш үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Бәйрәмгә керү юлын балта осталыры челтәрләп ясаган бизәкле агач капка каршы алды.

 Мәртәбәле кунакларыбыз  -  Зәй Сабантуенда беренче тапкыр катнашучы Россиянең билгеле сынаучы-космонавтчылары, техник фәннәр кандидатлары, полковниклар Антон Шкаплеров, Салиҗан Шарипов, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Айдар Метшин, Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы, ТРның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин,  ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, ТР Рәисе каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм бүлеге башкарма директоры Нурия Хашимова,   күренекле якташларыбыз  һәм   районыбыз үсешенә өлеш керткән мөхтәрәм затлар, башка районнардан килгән җитәкчеләрне паркта “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре, “Магия" хореография коллективы, Казаннан Element show шоу-группасы, шәһәр  музыка мөктәбе педагоглары ансамбле, гармунчылар ансамбле, милли киемнәрдән “Сабантуй гүзәле -2024” бәйгесендә катнашучы кызлар каршы алды. Кызлар кунакларга чиккән түбәтәйләр киертте.

Кунаклар игътибарыннан заманча куәтле язгы кыр эшләре техникалары, авыл күренешен һәм мул уңышны чагылдырган композиция дә читтә калмады. Шулай ук биредә алдагы елларда “Кыр батыр”лары булган механизаторларның фотосурәтләре дә зур банерларга урнаштырылган иде. Ул “Хезмәт кешесен данлыйбыз” стендында чагылыш тапты.    
Алга таба патриотик мәйданчык игътибарны җәлеп итте. Махсус хәрби опреациядәге якташларыбызга оештырылучы ярдәм чаралары да көнүзәк темаларның берсе иде. Биредә киптереп әзерләнүче ризыклар, коры душ, окоп шәмнәре ясау, маскет челтәрләр үрүчеләр үз эшләрен күрсәтте. “Җылы Зәй” хәрәкәте оешмасы һәм “Ватанны саклаучылар фонды” җирле бүлеге  эшчәнлеге гәүдәләндерелде.  Хәрби комиссариат тарафыннан   махсус палатка да куелган иде, биредә теләгән һәркем килеп, хәрби операциядә катнашырга контракт төзи алды, аның тәртибе белән танышу мөмкинлеге тудырылды. 
 “Милли бәйрәмебез тарихы” фотокүргәзмәсендә алдагы елларның Сабантуе күренешләрен күрергә мөмкин булды. Ә балалар мәйданчыгында “Мисс калфак” бәйгесе җиңүчеләрен алкышладылар. Һәр авыл җирлеге үз территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының көнкүрешен чагылдырган милли тирмәләр тәкъдим итте. Анда кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Аеруча кыстыбый пешерүчеләрнең мастер-классын карарга, ризыкны татырга теләүчеләр шактый җыелды. Ә төрле мәйданчыкларда халык уеннары, спорт ярышлары дәвам итте. Биредә үк теләгән кешеләр ГТО нормативларын тапшыра алды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев