Республикада бер меңнән артык гаиләгә  ана капиталы хисабыннан айлык акчалата түләүләр билгеләнде
Яңалыклар

Республикада бер меңнән артык гаиләгә ана капиталы хисабыннан айлык акчалата түләүләр билгеләнде

Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады.

Аларның 150дән артыгы  3 яше тулмаган  ике һәм аннан да күбрәк  балага түләү рәсмиләштергән.

«Гражданнар өчен уңайлыкларны арттыру  һәм ана капиталы акчаларын  куллану мөмкинлекләрен киңәйтү максатында программага даими рәвештә   үзгәрешләр кертелә. 2023 елдан ана капиталы хисабыннан  акча алу хокукын рәсмиләштерүче   ата-аналар саны артты. Хәзер ул гаиләдәге 3 яшькә кадәр булган һәр балага да бирелә. Элек гаиләләр  3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта да, ана капиталыннан бары бер бала өчен генә  түләү ала ала иде», – дип билгеләп үтте Зәйнең  Социаль фонды бүлеге идарәчесе Лилия Камалюкова.

Айлык түләү гариза биргән вакытка гаилә яшәгән төбәктә, балалар өчен  билгеләнгән бер яшәү минимумы күләмен  тәшкил итә. Татарстан Республикасында ул  аена  – 11 852 мең сум.

Элекке кебек үк, түләү гаиләдә җан башына уртача  керем бер кешегә ике яшәү минимумыннан артмаган  очракта билгеләнә. Шул рәвешле, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып,  түләү билгеләгәннән соң да җан башына керем  ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер түләүне рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.
          Шуны да билгеләп үтү мөһим, гаилә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аларга  2023 елга кадәр ана капиталы акчалары исәбеннән билгеләнгән айлык түләү  туктатылачак. Аны  билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәккә килеп  яңадан гариза бирергә кирәк. Калган барлык документларны фонд мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гариза 10  эш көнендә карала.  Уңай карар кабул ителсә, акча 5 эш көне эчендә түләнә.   


Нет комментариев