Республикада алты сырхауханә төзеләчәк
2024-2025 елларда Татарстанда илкүләм проект буенча алты сырхауханә төзеләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2024-2025 елларда 6 сырхауханә, 4 гомум практика табибы үзәге һәм 58 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзеләчәк.
Алдагы ике елда Казанда – 3 һәм Түбән Камада бер сырхауханә сафка бастырылачак, Казанның «Салават күпере» торак комплексында сырхауханә төзелеше төгәлләнәчәк, ә гомум практика табибы үзәкләре Казан һәм Әлмәттә төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев