Сөекле тормыш иптәшем, улларымның кадерле әтисе Илдар Мәлик улы Идиятов фани дөньяны калдырып китеп барды.
Әлбәттә, якын кешене югалту бик авыр, шушы авыр мизгелләрдә безгә терәк булган, кадерле кешебезне соңгы юлга озатуда зур булышлык күрсәткән район хакимиятенә, үзәк дәваханә җитәкчелегенә, хезмәттәшләренә, аерым алганда аның белән бергә кулга-кул тотынышып эшләгән реанимация бүлеге мөдире Мөхәммәдрофе Абдуалиевичка, Денис Михайловичка, Руслана Ивановнага, барлык шәфкать туташларына, реанимациянең барлык хезмәткәрләренә, хушлашырга килеп олы хөрмәт күрсәткән барлык зәйлеләргә, туганнарга, Чыбыклы авылы халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Барыгызга исәнлек-саулык, эшләрегездә уңышлар телибез, якын кешеләребезнең кадерен белеп яшәргә киңәш итәбез.
Тормыш иптәше Гүзәл, уллары Шамил, Илнар.
Нет комментариев