Алты көнлек эш атнасыннан соң гражданнарны Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр озын ял көннәре көтә.
Россиядә 2025 елның 27 октябреннән 1 ноябрьгә кадәр эш атнасы алты көн дәвам итәчәк.
Эш атнасын озайту зарурилыгы ял көне күчерелүгә бәйле: Хөкүмәт карары нигезендә, шимбә – 1 ноябрь ялы дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерелә. Ләкин алты көнлек эш атнасы өчен хезмәт хакы артмый, чөнки 1 ноябрь өчен киләсе атна башында – 3 ноябрьдә өстәмә ял бирелә. Алты эш көненнән соң, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, озын яллар (2-4 ноябрьдә) көтелә.
фото редакция архивыннан
Нет комментариев