«Ныклы тылга - рәхмәтле сугышчылардан»: ГРЭС хәрбиләрдән үзенчәлекле бүләк алды
Яңалыклар

«Ныклы тылга - рәхмәтле сугышчылардан»: ГРЭС хәрбиләрдән үзенчәлекле бүләк алды

Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренә ярдәм итүче ныклы тылга һәрвакыт рәхмәт сүзләрен җиткереп торалар. Бу көннәрдә Зәй ГРЭСы коллективы хәрби‑диңгез флоты полкы хәрбиләреннән махсус бүләк алды

Махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта җыелган һәм эшкәртелгән гильзалардан кулдан эшләнгән скульптур мини-композиция — чын күңелдән әйтелгән рәхмәтнең символы. Кадерле бүләк хәзер станция музеенда саклана.

Һәр әйбер — мөһим ярдәм

Июль аенда Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов һәм аның улы Роман Донецк юнәлешендәге бригада һәм полкка гуманитар ярдәм итеп кайттылар.

Хәрби диңгез флоты полкы хезмәткәрләренә генератор,  рацияләр һәм антенналар, пауэрбанклар, эчә торган су, маскировка челтәрләре, тиз пешә торган ашлар һәм башка кирәкле әйберләрне илттеләр. Ә ГРЭС коллективы хәрбиләргә канистралар, перчаткалар, эчке киемнәр, сабын, кремнар, чистарта торган пасталар, дымлы салфеткалар һәм башкаларны җибәргән. Бу әйберләр фронтта чынлап та көнкүрешне җиңеләйтә.

Фронттан - бүләк: снарядлардан ясалган чәчәкләр

Һәм игелекле эшләре өчен хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләрдән рәхмәт тә килеп иреште.

Бу көннәрдә Валентин Атласов станция коллективына хәрбиләрдән махсус бүләкне тапшырды. Бу — махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта җыелган һәм эшкәртелгән гильзалардан кулдан эшләнгән чәчәкләрдән скульптур мини композиция. Аңа «Күрсәткән ярдәмегез өчен  хәрби-диңгез флоты полкыннан рәхмәт йөзеннән истәлеккә» дип язылган.

фото ГРЭСтан, хәрбиләрдән тапшырылган кадерле бүләк
фото ГРЭСтан, хәрбиләрдән тапшырылган кадерле бүләк

Бу бүләкне «Атлас» позывнойлы егет — хәрби диңгез флоты полкында хезмәт итүче якташыбыз җибәргән. Бу - чын мәгънәдә сатып алынмый торган, иң кадерле бүләк.

Бүләкне ГРЭС директоры урынбасары Рамил Габидуллинга тапшырдылар.

Музейдагы горурлык символы

Хәзер бу истәлекле һәм бик кыйммәтле бүләк станция музеенда урын алды. Ул — фронт һәм тыл бердәмлеге, Ватаныбыз сагында торучылар турында ихлас кайгыртуның символы буларак сакланачак. Хәрбиләр үзләренә ярдәм итүче тылган карата ихлас рәхмәтен шундый үзенчәлекле юл белән белдерде.


Нет комментариев