Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мобилизациягә алынган Сарсаз-Баграж егете Сабантуй үткәрергә 15 мең сум акча бирде

Сарсаз-Баграж халкы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата.

Мобилизациягә алынган Сарсаз-Баграж егете Сабантуй үткәрергә 15 мең сум акча бирде. Фото шәхси архивтан

Узган атнада ялга кайткан тагын бер хәрби егетне авылдашлары җыелышып, гармуннар белән озатты. Егетне озатырга килгән һәркем дөньяларның тыныч булуын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Павел ялын гаиләсе — хатыны, улы, әти-әнисе, дуслары, якыннары янында уздырды. Санаулы көннәр тиз уза шул, китәр вакыт та җитте. Ул үзен озатырга килгән авылдашларына рәхмәт әйтеп, Сабантуй уздыру өчен үзеннән 15 мең сум акча калдырды.

«Ялым бетеп, мин махсус хәрби операция зонасына ил иминлеген сакларга китәм. Авыл халкына миннән ярдәм булсын, Сабантуй уздыру өчен үземнән өлеш кертәм», — диде Павел.

Тырыш, булдыклы Зверевлар гаиләсендә дүрт ул үсте. Алар барысы да Ватан алдындагы бурычын үтәде. Кече уллары бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Тиздән хезмәте бетеп кайтырга тиеш.

«Ил-көннәребезнең тизрәк тынычланып, улларыбызның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Улыбызны шулай хөрмәтләп озаткан авылдашларыбызга рәхмәт белдерәбез», — ди егетнең әти-әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев