Бүген Зәйдә “Милли белем һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп юнәлешләре” дигән темага төбәкара семинар үтте. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, “ТР Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү югары уку йорты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы, Зәй районы мәгариф белгечләре, татар теле һәм әдәбияты педагоглары катнашты.
Иң башта семинарда катнашучылар пленар өләштә фикер алышты, аннан соң эш аерым темалар билгеләнгән сексияләрдә дәвам итте.
- Районда татар телендә белем алучы балалар бүгенге көндә 22,68 процентны тәшкил итә. Узган уку елы белән чагыштырганда үсеш булды, ә киләсе уку елында аны 50 процент итү нияте бар. Шулай ук районның Төги авылы мәктәбендә балаларны үз ана телләре булган чуваш телендә укытуны да оештырдык. Татар теле буенча фән олимпиадаларында катнашучы һәм җиңү яулаучы укучыларыбызның саны да елдан-ел арта бара, - дип ассызыклады үз чыгышында район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев.
Фикер алышулар барышында “ТР Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү югары уку йортының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова Зәй укытучыларын институт белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды. “Уңышларга ирешү үз казаныңда гына кайнап барып чыкмый, башкалар эшләрен дә өйрәнеп тәҗрибә тупларга кирәк,” – диде ул.
Ә Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш телләре филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров туган тел һәм әдәбияты укытучыларына кирәкле булган методик ярдәмлекләр хакында бәян итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында исә менә шундый аралашып эшләү алымының уңай булуын, мөмкин кадәр күбрәк эшче семинарларны урыннарда үткәрү мөһимлеген искәртәләр.
- Милли мәгарифне үстерү безнең министрлыкта мөһим юнәлешләрнең берсе. Бүген без төбәкара киңәшмәгә Башкортстанда эшләүче коллегеларыбызны да чакырдык, аларның эш тәҗрибәсен дә белү һәрберебез өчен яхшы. Чөнки уңай нәтиҗә бары тик, чагыштыруларда, бер-береңнән үрнәк алып эшләүдә, яңа алымнарны өйрәнүләрдә барлыкка килә. Менә Зәй районындагы милли мәгарифкә тукталсак, алдагы еллар белән чагыштырганда уңай үсеш динамикасы күренә, бу бик куанычлы. Без беләбез биредә үз эшенең осталары булган педагоглар эшли. Ә һәр баланың сәләтен ачуда укытучыларыбыз төп рольне уйный. Шулай ук милли мәгарифнең үсеше һәр белем йорты директорының эшне оештыруыннан, таләп итә белүеннән дә тора. Алга таба без зәйлеләргә бу юнәлештә зур өметләр баглыйбыз, - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков.
Соңыннан аеруча нәтиҗәле эшләүче педагогларга бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев