Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби үзенә хат язган Зәй кызын эзләп тапкан

Әлеге хатны аңа Зәйдән 9 яшьлек Арина Карпова язган булган. Ул Чаллыдан мобилизация буенча чакырылган Евгений исемле егеткә эләккән.

Евгений өенә ялга кайтканчы әлеге кадерле кәгазь битен йөрәк түрендә йөрткән. Кыз язган сүзләр аңа ышаныч биргән: «Сез Ватаныбызны сакларга алындыгыз. Без сезгә ышанабыз! Сез җиңәчәксез! Сезгә уңышлар телим. Сезне өйдә якыннарыгыз көтә, исән-сау кайтыгыз!» — дип язган Арина хатында.

Фотолар шәхси архивтан

Евгений ялга кайткач, Аринаны эзләп табарга карар итә. Һәм менә очрашу Зәйдә үткән. Хәрби егет кыз янына зур йомшак аю, чәчәк бәйләме, торт күтәреп килеп, аңа шулай хәрбиләрне яхшы кәефкә рухландырганы өчен рәхмәт белдергән.

«Бу хат миңа безгә җибәрелгән гуманитар ярдәм аша килеп эләкте. Балалар бит дөньяны башка күзлектән күрә. Анда да балалар бар. Әмма алар башка шартларда яшәргә мәҗбүр. Без андагы гаиләләргә, балаларга булышырга тырышабыз. Аларга үзебезнең ризыкларны да бирәбез. Ә туган яктан шундый хатлар алу безнең өчен зур сөенеч. Һичшиксез, бу хатлар һәркемнең җанын җылыта һәм рухын ныгыта», — ди Евгений.

Арина 6нчы мәктәпнең III сыйныфында укый. Әле ул әбисе Анна белән Иске Зәйдәге яшьләр үзәгенә маскировка челтәрләре үререргә дә йөри.  Арина да җиңүгә өлеш кертеп, хәрбиләребезнең исән-сау кайтуы өчен тырыша. Шундый ватанпәрвәр балаларыбыз без дә горурлык хисләре уята. 

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар