Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы Сарсаз-Баграж егете дәүләт бүләгенә лаек булды

Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклауда намуслы һәм батырларча хезмәтләре белән аерылып торалар.

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен районыбызның Сарсаз-Баграж авылы егете дәүләт бүләгенә - "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" медаленә лаек булды.


Степан узган көздә өлешчә мобилизация кысаларында Ватан иминлеге сагына басты. Ул көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора. Алгы сызыкта илебез иминлеге сагында торучы көчле егетләребезнең берсе ул.

Авылда хезмәт белән чыныгып үскән егет авырлыклардан курыкмый.

Степан әлеге медальне Ватан иминлеген саклап яу кырында ятып калган егетләребезнең якты истәлеге итеп кабул иттем, ди.

 

-Волонтерларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар безгә бик зур ярдәм итәләр, ныклы тыл булып торалар, - ди Степан.
Без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев