Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Урта Баграж егете өйләнде
Яшь парларны бәхетле көннәре белән район башлыгы Разиф Кәримов, район керәшеннәр җәмгыяте рәисе Валентин Атласов, керәшен җәмгыятеннән Николай Токранов, Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, Баграж авыл җирлеге Советы депутаты Эдуард Галеев тәбрикләделәр.
Владислав - Урта Баграж авылы егете. Тырыш, үрнәк гаиләдә үскән Владислав өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көнендә үк Ватан иминлеген сакларга китте.
Яшь парны тантаналы көннәре белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады.
- Кадерле яшь парларыбыз, сезне гаилә кору көнегез белән котлыйбыз. Гаиләгез нык булсын, бәхетле булыгыз. Владиславка исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телим, - диде район башлыгы.
Яшь парларны шулай ук Баграж халкы исеменнән авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, Баграж авыл Советы депутаты Эдуард Галеев, керәшеннәр җәмгыяте рәисе Валентин Атласов, керәшен җәмгыятеннән Николай Токранов тәбрикләделәр.
Тиздән Владислав кабат махсус хәрби операция зонасына үзенең хәрби иптәшләре янына китәчәк, ә аның тормыш иптәшенә, әти-әнисенә һәм якыннарына нык булырга һәм кадерле кешеләренең исән-сау, горурлык һәм җиңү белән кайтачагына ышанырга кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Исән сау кайтсын. Бәхетле БУЛЫГЫЗ
0
0