Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лилия Писарева: «Яраткан хезмәт бәхет китерә»

Бүген хатын-кызларыбыз үзләштермәгән һөнәр, башкармаган эш бар микән?! Җитәкче урыннарда да кайчандыр хатын-кызлар сирәк булса, бүген әнә җитәкче органнарда хезмәт куючы нәфис затларыбыз күпме!

Иминлегебезне саклаучылар, куркынычсызлыгыбызны тәэмин итүчеләр арасында нечкә күңелле, шул ук вакытта нык характерлы хатын-кызларыбыз булуы аеруча мактауга лаек.

Шундыйларның берсе – район янгын күзәтчелеге бүлегенең эчке хезмәт өлкән лейтенанты Лилия Писарева.

Лилия – Әлмәт кызы. Мәктәптә укыган елларында ныклап спорт белән шөгыльләнә – аеруча чаңгы спортын үз итә, җиңел атлетика буенча беренче разрядлы спортчы ул. Спортны яраткан кыз Әлмәт физик культура һәм спорт техникумына укырга керә. Физик культура укытучысы һәм валеолог белгечлеген үзләштергән Лилия 2001 елда Әлмәтнең 81нче янгын сүндерү бүлегенә кече инспектор булып эшкә урнаша. Россия Урал Гадәттән тыш хәлләр министлыгы дәүләт янгынга каршы хезмәт институтында техник белгечлеген ала.

-Һөнәремне бик яратам. Әлеге һөнәрне сайлавымда әтиемнең роле зур булды. Ул Әлмәт янгын сүндерү бүлегендә машина йөртүче булып хезмәт куйды. Безнең династияне янгын сүндерүчеләр династиясе дип атарга мөмкин. Янгын сүндерү хезмәтендә стажым – 21 ел, - ди Лилия Анатольевна.

Лилия Писарева 2021 елдан Зәй районы янгын күзәтчелеге бүлегендә инспектор булып хезмәт куя. Ул аралашырга бик ярата, шул ук вакытта үз-үзенә карата бик таләпчән.
Эшен биш бармагы кебек белгәне күренеп тора. Әле мәктәпләрдә, балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан балалар белән күнекмәләр уздыра. Шул ук вакытта күп балалы, имин булмаган гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр белән очрашып, аларга янгын куркынычсызлыгы буенча аңлатулар алып бара. Янгын чыккан очракта, тизрәк шул урынга ашыга. Янгынның сәбәпләрен өйрәнә, ачыклый. Без – массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә тыгыз элемтәдә эшли Лилия Анатольевна. Газетабызда иминлекне тәэмин итүгә багышланган мәкаләләре еш басыла. Кыскасы, барысына да җитешә.

Янгын сүндерүчеләргә янгыннарга гына түгел, юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне дә коткарырга чыгарга туры килә.

-Һәлакәт булган урынга барып җиткәч, без беренче ярдәм күрсәтергә тиеш. Бәлагә юлыгучының хәлен белгәч, кирәкле эшләрне башкарабыз. Аварияләрдә дә, янгыннарда да иң авыры – кешеләр зыян күрү. Шуңа күрә теге яки бу чакыруны алгач: «Кеше булмаса гына ярар иде», – дип телибез. Күпләр янгын чыккач югалып кала, безгә аларны тынычландырырга туры килә. Кыскасы, янгын сүндерүче физик яктан да, психологик яктан да барысына да әзер булырга тиеш, – ди Лилия Писарева.
Лилия Анатольевна буш вакыты булганда спорт белән шөгыльләнергә тырыша. Балалары белән ял көннәрен бергә уздыра. Кызы Ксения ТИСБИда белем ала, улы Анатолий – мәктәп укучысы.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев