Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Кыр батыры” - Илдус Хәйруллин

Сабантуеның күркәм мизгелләренең берсе - кыр батырларын, авыл хуҗалыгы тармагы уңганнарын тәбрикләү. Әлеге матур гадәтне район башлыгы Разиф Кәримов гамәлгә кертеп җибәрде, чәчү эшләре башланганда ук ул кырларга механизаторлар янына, фермаларга терлекчеләр янына килеп тырыш хезмәтнең югары бәяләнәчәге турында искәртә, шул рәвешле нәтиҗәле хезмәткә рухландыра.

Сабантуенда мәйдан уртасына чыгарып тырыш хезмәтчәннәрне хөрмәтләп матур традиция булып дәвам итә. Быел да Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев хезмәт алдынгыларына акчалата бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләүләргә 200 авыл хуҗалыгы тармагы  лаек булды. Приз фонды 3 миллион сум белән бәяләнде. 
Ә иң күңелле мизгел — язгы кыр батырын игълан итү. Быелгы Сабантуенда «Кыр батыры» исеменә «Зәй» агрофирмасының “Аксар” җитештерү комплексыннан Илдус Хәйруллин  лаек булды. Аңа «Лада-Гранта» машинасы ачкычы бирелде, иңенә тәкә салынды.
— Ильдус Хамзович  быел  «Джон Дир» тракторы белән 2800 гектар мәйданда бөртекле һәм техник культуралар чәчте, 1000 гектарда тырмалау эшен башкарды. Нәтиҗәле хезмәткә хөрмәт тә зур.  Без аны бүген чын күңелдән кыр батыры булуы белән тәбриклибез, — диде Разиф Кәримов, аңа тантаналы төстә машина ачкычын тапшырып.
Районда махсус комиссия, чәчүлекләрне кабул итеп, алар торышын 100 баллы система буенча бәяләде. «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» җитештерү комплексы 100 балл алып беренче урынга ия дип табылды. Тәбрикләүләрне бүлекчә җитәкчесе Азат Локманов, баш агроном Айдар  Тучин, баш  инженер Илдар  Вәлиәхметов кабул иттеләр. Икенче урында  97 балл белән «Восток» агрофирмасынының «Нива-Восток» җитештерү комплексы. Котлаулар  комплекс җитәкчесе Ренат Әхмәтшин, әйдәп баручы  агроном Рифкат Шиһапов, баш  инженер Петр Масловларга җиткерелде. Өченчедә 95 балл белән  «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексы. Биредән бүләк сертификатны алырга сәхнә түренә җитәкче Гамир Гайнетдинов, баш агроном Олег Умнов, баш инженер Дамир  Гарифуллин чакырылды. 
Ә крестьян-фермерлык хуҗалыклары арасында язгы чәчүдә иң нәтиҗәле эшләүче, дип Валерий Кочетов хуҗалыгы табылды. “Яхшы кооператив” исеменә “Заинский” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ия булды. Кооператив рәисе урынбасары Дмитрий  Соловьев  махсу ссертификат алды. 
Сабантуйда авыл хуҗалыгы тармагында күп еллар тырышып хезмәт куйган, аерым хезмәт үрнәкләре күрсәтүчеләргә дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.  «Агросила - Логистика» ҖЧШ тракторист-машинисты Илдус Хәйруллинга “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеме бирелде. ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә “Зәй шикәре” тракторчы-машинисты Илшат Мөхәмәдиев, “Зәй” агрофирмасы тракторчы-машинисты рәмзил Мозафаров лаек булдылар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минтистрлыгы Рәхмәт хаты район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Альбина Хәмитова, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Петр Степанов, «Восток» агрофирмасы тракторчы-машинисты Александр Артамонычев, “Зәй“ агрофирмасы “Кадер” җитештерү комплексы ашханәсе мөдире  Дилбәр Идиатуллиинага бирелде. Район башлыгы Мактау грамоталары белән авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Лиана Ибраһимова, “Восток” агрофирмасы тракторчы-машинисты Иван Сомов, «Союз-Агро» ҖЧШ тракторчы-машинисты Михаил Дорин, район башлыгы Рәхмәт хаты белән  “Восток” агрофирмасы әйдән баручы  агрономы Юрий Волков бүләкләнделәр. 
Сабантуй әләмен быел ике батыр күтәрделәр. Алар — быелгы кыр батыры Илдус Хәйруллин һәм яшь көрәшче, үз үлчәү категориясендә Россия чемпионы Җәмил Ибраһимов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев