Зәй районының социаль-икътисади үсешен территориядәге сәнәгать, социаль объектлар торышы тәэмин итә.
Бүген Зәй муниципаль районы Советының бишенче чакырылыш алтынчы утырышы алдыннан алар эшчәнлегенә күзәтү ясалды.
Кунаклар арасында ТР сәүдә һәм промышленность министры Олег Коробченко, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров, Николай Атласов, республика Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов та бар.
Мәртәбәле кунаклар һәм район җитәкчеләре “Энергетик” Мәдәният сараенда оештырылган шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы буенча әзерләнгән күргәзмәне карадылар, җитештерү перспективалары белән таныштылар.
Ә мәдәният сарае каршында 2025 ел дәвамында районның төрле тармаклары өчен хөкүмәт тарафыннан бирелгән транспорт чараларыннан күргәзмә дә әзерләнгән иде.
Нет комментариев