Кунаклар Югары Багражда Авыл бәйрәмендә булды
Яңалыклар

Кунаклар Югары Багражда Авыл бәйрәмендә булды

Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында районыбызга килгән кунаклар авыл урамына салынган асфальт юлны карадылар

 Бүгенге көндә Югары Баграж авылында Октябрь һәм Совет урамнары юлларына республика программасы буенча асфальт салынды. Бу эшләр 950 метрда башкарылды.

Югарыбагражлыларның сөенечләрен уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин килде. Аларны авыл халкы каршы алды һәм чиркәүне торгызганнары, шундый заманча юллы булганнары өчен җитәкчелеккә рәхмәтләрен белдерделәр.

Кунаклар башта биш баласын Бөек Ватан сугышында югалткан Акулина Черновага куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Югарыбагражлылар Республика көнендә Авыл бәйрәме уздырдылар. Җыелган халыкны шашлык, кайнар чәй, коймаклар белән сыйладылар. Шулай ук авыл урамнары җыр-биюдән яңгырап торды.


Нет комментариев