Белгеч ватык суыткычны ремонтка китерү тәртибен аңлата
“Шәһәрдәге бер кибеттән суыткыч сатып алдык, ул бер ел да хезмәт итмичә ватылды. Ремонт ясату турында сатучыга мөрәҗәгать иттек, алып килегез, диделәр. Гарантия ремонтын үткәрү һәм кире кайтару өчен суыткычны сервис үзәгенә кем китерергә тиеш?” Мәдинә Вәлиуллина.
- Укучыбыз соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина аңлатма бирә.
– «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18нче маддәсе нигезендә ремонт, бәяләү, алмаштыру яки кире кайтару өчен 5 килограммнан артык авырлыктагы зур габаритлы товарны китерү сатучы көче белән гамәлгә ашырыла. Ләкин сатучы әлеге бурычны үтәмәгән очракта, товарны китерү һәм кире кайтару сатып алучы тарафыннан башкарылырга мөмкин. Бу очракта сатучы кулланучыга күрсәтелгән товарны китерүгә һәм кире кайтаруга бәйле чыгымнарны капларга тиеш. Илтеп җиткерү бәясенең тиешле документлар (счет, накладной һ.б.) белән расланып, шул урында гамәлдә булган бәяләргә туры килүе мөһим.
Нет комментариев