Машина төзүче һөнәренә хөрмәт зур
Икътисад, сәнәгать

Машина төзүче һөнәренә хөрмәт зур

«Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШдә хезмәт кешеләренең тырыш эше югары бәяләнә

Заводның генераль директоры Екатерина Мизрина өчен җитештерү җиһазлардан түгел, ә кешеләрдән башлана. Әлеге уңайдан әңгәмә барышында  ул предприятиедә югары планнарның үтәлеше артында кеше хезмәте торуын асызыклады.

- Екатерина Анатольевна, сезнең заводта кешеләр машиналардан мөһимрәк дип әйтү гадәте бар. Сәнәгать предприятиесе өчен бу стандарт түгел. Бу философияме яки реаль идарә итү алымымы?

 - Без төрле карарлар кабул иткәндә, иң беренче чиратта, бу карар хезмәткәрләргә ничек тәэсир итәр, дигән сорау куябыз. Бу яңа җиһазлар сайлауда да, сменалар графигын билгеләүдә дә, хәтта цех эчендәге логистикада да чагыла.  Заводны кешеләрнең  куркынычсызлыгын тәэмин итеп кенә ышанычлы һәм уңайлы итәргә мөмкин. Бу лозунг түгел, бу безнең фундамент.

- Сез завод яшь белгечләргә дә, тәҗрибәле профессионалларга да ачык дисез.

- Әйе, безгә тәҗрибәлеләр дә, яшьләр дә кирәк, чөнки без киләчәккә карыйбыз. Безнең өчен яшь белгеч - «стажер» түгел, ә яңа караш алып килергә мөмкин булган потенциаль коллега. Без аларга реаль практика бирәбез, остазлар ярдәме белән аларны ныгытабыз. Ә тәҗрибәле хезмәткәрләргә без, киресенчә, амбициоз максатларга ирешүдә һәм стандарт булмаган бурычларны хәл итүдә тулы ирек бирәбез. Без эксперт тәҗрибәсенә ышанабыз һәм инициативаны хуплыйбыз.

- Ә заводта  мастерлар һәм инженерлар  белемнәре башкаларга да таратылсын өчен ничек кулланыла?

- Без эксперт белемнәрен тапшыру системасын булдырдык. Без төпле белем компаниядә калсын өчен технологияләрне документлаштырабыз, тәҗрибәне системалаштырабыз. Кулланылучы  методикалар еллар узгач та эшли, хәтта кеше лаеклы ялга киткәндә яки башка эшкә күчкәндә дә  заводта кала. Һәм без бу байлыкны саклап калуны максат итеп куябыз.

Завод директоры Екатерина Мизрина
Завод директоры Екатерина Мизрина

- Екатерина Анатольевна, компаниянең үсеше хезмәткәрләрнең көндәлек тормышында ничек чагыла?

- Компания актив үсә: перспектив проектлар, тәэмин итү географиясен киңәйтү, яңа базарларга чыгу. Ә шуның белән бергә бик күп төрле бурычлар. Бу катлаулы инженерлык чакырулары да, стратегик идарә карарлары да. Һәр көн алдагысына охшамаган, эш иҗат өчен иркенлек бирә, ә бертөрлелек туйдырырга өлгерми. Һәм иң мөһиме - бу кагыйдә барлык бүлекчәләр өчен дә эшли: җитештерү цехларыннан алып офис хезмәтләренә кадәр, логистикадан алып сыйфат белән идарә итүгә кадәр. Без үсәбез, ә безнең белән бергә нәрсә эшләвебезнең масштабы һәм кызыксыну үсә. Без хезмәткәрнең тормышын яхшырак иткән идеяларга финанс тотарга курыкмыйбыз. Мәсәлән, компания хисабына кайнар төшке аш,  хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту, бассейн, спортзалларга йөрүгә абонементлар,  производствода да, аннан читтә дә килеп чыккан н бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү оештырыла. Моннан тыш, балалар турында кайгырту: җәйге лагерьлар, бәйрәмнәргә бүләкләр һәм уку елына ярдәм. Хәтта кирәкле вакытта финанс сыгылмалылыгы өчен процентсыз займнар бирү гамәлдә.

- «Бу безнең кеше» дип әйтү өчен кандидат нинди сыйфатларга һәм компетенцияләргә ия булырга тиеш?

- Без амбициоз, талантлы һәм эшкә бирелгәннәрне эзлибез. Авырлыклардан курыкмаучылар һәм нәтиҗәгә йогынты ясарга теләүчеләр. Әмма иң мөһиме - без фикердәшләр эзлибез. Безнең төп кыйммәтебезне уртаклашкан партнерлар: кеше теләсә кайсы машинадан, теләсә кайсы планнан, теләсә кайсы KPI дан мөһимрәк. Без сайлауга бик җаваплы карыйбыз, чөнки гади хезмәткәр генә түгел, ә киләчәгебез уртак булган кешене эзлибез. Заводка эшкә килгән һәркем яклау, хөрмәт һәм якты киләчәккә ия булачак. Без Һәркемгә уңайлы булган мохит төзибез. Әгәр дә сез эшләргә, идеяләр тәкъдим итәргә һәм стандарт булмаган карарлардан курыкмаска әзер икән - сез бездә ирек тә, ярдәм дә, лаеклы түләү дә табачаксыз.

Нет комментариев