Рөстәм Талипов – Югары Мәлемнең асыл егете ул
Авыл һәм кеше

Рөстәм Талипов – Югары Мәлемнең асыл егете ул

Туган авылы яшәсен өчен, аны күркәм итү өчен янып йөрүчеләрнең берсе ул Югары Мәлем авылы егете Рөстәм Талипов. Үз туган җиренең патриоты ул

Авылдашы Разия апа Рамазановага аңа туган авылы өчен җан атып, ярдәм итеп яшәве өчен рәхмәт сүзләрен шигырь юллары аша җиткерә. 

 

Авылым чишмәсе

Авыл уртасында чишмә -

Тәмле суы челтерәп ага.

Авылдашыбыз Рөстәм

Кайткан саен ямь таба.

Авыл халкы рәхәтләнеп

Эчсен чишмә суы дип,

Рөстәм чишмә ясап куйды

Файдасын күрегез дип.

Әтисенен көчле тавышы кебек

Көчле итеп чишмә ага.

Салкын суы, тәмле суы

Йөрәккә шифа сала.

Чишмә буе бигрәк ямьле -

Чәчәкләр... матур сүзләр.

Суны алгач китеп булмый

Камаша инде күзләр.

Мен рәхмәт әйтәсе килә

Гомәр улы Рөстәмгә.

Тагын бер игелек кылыр

Гомер бит ул, кем белә...

Мәдәният йорты алдын

Әйләндереп алырга

Матур әзер койма бирде

Рәхмәт яусын аңарга.

Һәрвакыт булышып тора

Зур йөрәкле кеше ул.

Һәрвакыт гөрләп барсын,

Унышлы булсын эше.

Әти әниеннен хезмәт тире

Тамган икән туган авылда

Синдә дә бит шундый кан йогерә

Шуна сине тарта авылга

Әтиең бит синен колхоз өчен янып

Тракторда эшләп ныгыган.

Ә әниең балалар укытып,

Мәктәп сукмакларын таптаган.

Белем биргән авыл баласына

Җыр өйрәткән, хәреф таныткан.

Дус-үрнәк яшәгәннәр әтиең белән дә

Бу эш сөяргә сезне ныгыткан.

Бәхет телим сиңа, Рөстәм,

Сәламәтлек тә телим.

Байлык телим, барлык телим,

Жан тынычлыгы телим.

Шушы авылда яшәп хезмәт куйган

Талипларның нәселе.

Син бит әле үзең дә

Шушы нәсел вәкиле.


Нет комментариев