97 яшь - батырлык һәм хезмәт: Зәй тыл хезмәтчәне Анна Фролованы котладылар
Яңалыклар

97 яшь - батырлык һәм хезмәт: Зәй тыл хезмәтчәне Анна Фролованы котладылар

Зәйдә яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Фроловага 10 сентябрьдә 97 яшь тулды

97 яшендә дә Анна Ивановна бик көр күңелле, аралашучан. Тумышы белән  Әлмәт районының Ямаш авылыннан ул. Сугыш башланганда аңа  12 яшь  була. Күп нәрсә аның өлешенә төшә:  башкалар белән бергә сугыштан соңгы авырлыкларны да күтәрергә туры килә.  Ул колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя.

Хезмәт юлы: электр станциясеннән тимер юлга кадәр

«Мин хезмәт юлымны башлаганда әле балигъ булганлыкны белгертә торган паспортым да юк иде. Әти фронтка китте, без апам белән икәү генә калдык. Тылда тырышып хезмәт куйдык», — дип искә ала тыл хезмәтчәне.

Анна Фролова 15 яшеннән Балахна шәһәрендәге торф белән эшләүче электростанциядә эшли. Станция Горький шәһәренең оборонага эшләүче эре предприятиеләре өчен электр тогы бирә. Аннары язмыш аны Зәй шәһәренә алып килә, биредә ул утыз ел тимер юлда эшли.

Җылы сүзләр һәм хөрмәт билгеләре

Юбиляр үзен котларга килгән хөрмәтле кунаклар – Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов,  автоклуб хезмәткәрләрен якты йөз белән каршы алды. Сергей Васильевич Анна апага  Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.

фото автоклубтан, Сергей Максимов Анна Фролованы туган көне белән котлый
фото автоклубтан, Сергей Максимов Анна Фролованы туган көне белән котлый

«Мин сезнең рухыгызның күтәренке булуына сокланам! Бары тик шундый кешеләр генә сугыш авырлыкларын һәм тыныч тормышны торгызу кыенлыкларын җиңә алды», — дип билгеләде шәһәр башлыгы урынбасары.

Тыл хезмәтчәне үзенә күрсәтелгән игътибар һәм истәлекле бүләк өчен рәхмәт белдерде, район җитәкчелегенең аны беркайчан да онытмавын билгеләп үтте.


Нет комментариев