Бәрәңге тәкәсе: рецепт
Камыр әзерләү
Бер стакан суга түбәндәге ингредиентларны өстәп, камыр басабыз:
- 5–6 аш кашыгы үсемлек мае;
- яртышар чәй калагы шикәр комы һәм тоз;
- бераз көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
- он — кирәк булганча.
Камырны басып, аннары полиэтилен пакетка салып, 30 минутка калдырабыз.
Эчлек әзерләү
Эчлек өчен:
- 7–8 эре бәрәңгене чистартып, вак шакмаклап турыйбыз;
- 2 эре суганны да шакмаклап турыйбыз яки блендерда ваклыйбыз;
- бәрәңге белән суганны бергә кушып, тоз һәм борыч өстәп болгатабыз.
-
фото автордан, тәкә пешерү
Тәкәләрне пешерү
Камырны якынча 50 граммлык кисәкләргә бүләбез (барлыгы 16–18 кисәк килеп чыга);
һәр кисәкне җәеп, өстенә эчлек салабыз;
тәкәләрне пергамент белән капланган табага тезеп, пешереп алабыз.
Тәкә пешкәч, аны урталай бүлеп, эченә эретелгән сыер мае (атланмай) салабыз һәм табынга чыгарабыз.
Тәмле булсын!
Нет комментариев