7 сентябрьдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар өчен традицион татар ризыгы - кыстыбый әзерләү буенча мастер-класс узды
Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уздырылды.
Кыстыбый - күп кенә гаиләләрнең яраткан татар ризыгы. Ул бик гади әзерләнә, әмма нәтиҗәсе һәрвакыт бай тәм белән сөендерә. Бу көнне эш урыны чын зәвык һәм яхшылык остаханәсенә әверелде: хезмәт алучылар үзләренең кулинария шедеврларын рәхәтләнеп иҗат иттеләр.
“Мондый мастер-класслар ашарга әзерләү буенча гадәти дәрес кысаларыннан чыга. Алар кулинариянең һәркемгә аңлаешлы булуын күрсәтүче дәлил булып тора, үз көчеңә ышаныч табарга ярдәм итә һәм иҗат шатлыгы бүләк итә. Асылда, бу - халык традицияләре дөньясына чын сәяхәт”, - ди социаль белгеч Кәүсәрия Кузнецова.
Бинада чыннан да тылсымлы атмосфера хөкем сөрде. Катнашучыларның процессның һәр этабы һәм үз хезмәтләренең ахыргы нәтиҗәсе белән горурланулары сизелеп тора иде. Алар зур энтузиазм белән камыр, бәрәңге боламыгы әзерләделәр һәм бер-берсен горурланып сыйладылар. Барлык гамәлләр дә шат күңел белән башкарылды һәм кыстыбый бик тәмле килеп чыкты.
Мондый чаралар культура һәм кулинария мирасы белән таныштырып кына калмый, моториканы да яхшы үстерә, командада эшләргә өйрәтә, үз мөмкинлекләреңә ышаныч бирә.
Нет комментариев