Активистлар сайлаулар башлануы турында игълан иттеләр: алда дебатлар, кандидатларның программаларын тәкъдим итү һәм командалар белән эшләү тора
Зәйнең «Беренчеләр хәрәкәте» башлангыч бүлегендә активистларның алдагы сайлауларга багышланган җыелышы узды. Катнашучылар сайлау алды кампаниясе старт алуы турында игълан иттеләр.
Кандидатларны дебатлар, программаларны тәкъдим итү һәм командалар белән эшләү көтә. Җыелышта сайлау комиссиясе составы расланды һәм вакытлыча медиа-команда формалаштырылды — ул кампания барышын яктыртачак, интервьюлар алачак һәм репортажлар әзерләячәк.
Очрашуда «Беренчеләр хәрәкәте» остазы, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Валентина Галямова катнашты. Ул кандидатларга гадел көрәш теләде һәм сайлауларның төп максаты — оешманы үстерү икәнен ассызыклады.
Нет комментариев