«Игелекле терапия»: Зәй волонтерлары беренче ярдәм күнекмәләрен үзләштерә
Яңалыклар

«Игелекле терапия»: Зәй волонтерлары беренче ярдәм күнекмәләрен үзләштерә

Зәйнең яшьләр эшләре идарәсендә «Игелекле терапия» проекты кысаларында дәресләр дәвам итә

Күптән түгел узган очрашуларда балалар беренче ярдәм темасын җитди өйнәнделәр. Катнашучылар аптечканың эчтәлеген җентекләп тикшерделәр: һәр элементны өйрәнделәр һәм аның ни өчен билгеләнгәнлеген төгәл аңладылар. Аерым игътибарны критик очракларда гамәлләр алгоритмнарына бирделәр, аерым алганда, кеше аңын югалткан очракта үз-үзен ничек тотарга икәнен тикшерделәр. Мондый белемнәр тормыш өчен мөһим булырга мөмкин.

Проект грант конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу - яшьләр өчен файдалы күнекмәләр алу гына түгел, ә кешеләргә чын-чынлап ярдәм итәргә өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.


Нет комментариев