15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.
Шул уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина белән әңгәмә кордык.
-Эльвира Сәгыйтовна, халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели. Быел ул нинди?
- 2023 елда Бөтендөнья кулланучылар көненең девизы - “Экологик чиста энергиягә күчү аша кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү". Бу теманың максаты булып кулланучылар игътибарын товар сатып алганда экологик яктан чиста товарларга җәлеп итү тора.
-Сезнең бүлеккә шикаятьләр күп керәме?
-2022 елда 244 телдән, 47 язма шикаять керде.
-Заманча сатып алучы нинди проблемалар белән ешрак очраша һәм кулланучыларга хокукларын яклау өчен ничек көрәшергә?
-Төп мөрәҗәгатьләр сәүдә өлкәсенә кагыла. Безнең көннәрдә интернет аша товар сатып алу бик актуаль. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен сатучының сайтын тикшерергә, сатучы турында теркәлү мәгълүматлары, бәяләмәләр белән танышырга кирәк.
-Товарны кире кайтарырга туры килгәндә, без еш кына каршылыкларга очрыйбыз. Товарны алудан катгый рәвештә баш тартудан башлап, түләүле экспертизаларга кадәр. Мондый очракта сатып алучыга нишләргә? Шул хакта тулырак аңлатып китегез әле...
- Сыйфатсыз товарга экспертиза еш кына сатучы һәм сатып алучы кем гаебе белән товарның җитешсезлеген үзләре билгели алмаган очракларда үткәрелә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18нче маддәсенең икенче өлеше нигезендә әгәр дә товарның брак булуы ачыкланса, җитештерүче, сатучы, импортер, вәкаләтле шәхси эшмәкәр яки махсус вәкаләтләр бирелгән компания товарны кире алып, сыйфатын тикшерергә тиеш.
Әгәр үз хокукларыгызны гадәти алымнар белән яклый алмасагыз, судка мөрәҗәгать итәргә була.
Сыйфатсыз товарны сатып алганда сатып алучының товарны түләүсез төзәттерергә; аның бәясен киметтерергә; товар алыштыруны таләп итәргә; сату-сатып алу килешүен өзеп, товар өчен акчаны кайтарып бирүне таләп итәргә хокукы бар. Техник яктан катлаулы булган товарда сатып алучы нинди дә булса кимчелек тапса, ул кулланучыга мондый товарны тапшырганнан соң 15 көн дәвамында югарыдагы таләпләрне куя ала. Бу срок бетсә, таләпләрне түбәндәге очракларда гына канәгатьләндерергә мөмкин: товарның җитди кимчелеге булуы ачыкланса; товарның кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү аркасында товарны һәр гарантия елында 30 көннән артык кулланып булмаган очракта.
Техник яктан катлаулы товарларның исемлеге Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган. Көнкүреш техникасыннан бу исемлеккә суыткычлар, туңдыргычлар, кер юу һәм савыт-саба юу машиналары, телевизорлар, персональ компьютерлар, цифрлы фото һәм видеокамералар керә.
Товарның кимчелеге ни сәбәпле килеп чыгуы турында бәхәс барлыкка килгән очракта (гарантия срогы вакытында), сатучы товарга экспертизаны үз хисабына ясатырга тиеш, ә кулланучы аны үткәргәндә катнашырга хокуклы.
Авырлыгы биш килограммнан артып киткән эре габаритлы техниканы ремонтлау яки алыштыру өчен китерү сатучы хисабына башкарыла.
Товарны ремонтлау яки алыштыру вакытына сатып алучыга куллану өчен шундый ук товар биреп торыла. Тик бу исемлеккә көнкүрештә һәм медицина максатларында кулланыла торган көнкүреш электр приборлары, азыкны термик эшкәртү һәм пешерү өчен кулланыла торган көнкүреш электр приборлары керми. Теләсә кайсы техниканың рус телендә язылган инструкциясе һәм гарантия талоны булырга тиешлеген дә онытмагыз. Товарны сатып алганда касса яки товар чегы бирелергә тиеш.
-Сатучының җиһаз китереп биргән һәм җыйган өчен аерым түләү таләп итәргә хакы бармы?
-Әгәр килешүдә башкача билгеләнмәгән икән, җиһаз китерү һәм җыю өчен аерым түләргә кирәк.
-Кулланучыларда сораулар булганда, сезнең хезмәткә ничек мөрәҗәгать итәргә?
-Претензия, яисә дәгъва язуын тутыру буенча ярдәм күрсәтү, тулырак консультация алу өчен зәйлеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Зәй шәһәре, Казан урамы, 8нче йорт, телефон: 8(85558) 3-54-02. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә "ышаныч телефоны” да эшли. Аның буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эшчәнлегендә коррупциячел юнәлештәге фактлар турында (ришвәт таләп итү, дәүләт хезмәтләре күрсәткән өчен законсыз түләү таләп итү һ.б.) мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: (8 (987) 296-68-93).
Фото шәхси архивтан.
Нет комментариев