Китап сөючеләр кичәсе
7 сентябрьдә Бигеш авыл китапханәсендә Рузилә Җамалиева-Нәбиеваның «Күңел авазы» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Рузилә Исхак кызы Җамалиева-Нәбиева 1954 елның 12 гыйнварында Балтач районы Карадуган авылында туган. Туган авылында унъеллык мәктәпне, аннан Алабуга сәнгать-мәдәният техникумын, соңыннан Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. 1978-1980 елларда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә йөргән. Күп еллар Чаллы татар дәүләт драма театрында эшләп лаеклы ялга чыккан. Рузилә апаның Чаллы театрында «Чичиетта белән Мияубәкнең Яңа ел маҗаралары», «Ак бүре» әкиятләре, «Изге имән шаһит» мелодрамасы сәхнәгә куелды. Театр артистлары, театр сәнгате турындагы язмалары газета-журнал битләрендә басылып килә. Ул «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнгән.
Рузилә апа кичә барышында тормышында булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләде. Ул Чаллының «Энергетик» Мәдәният сарае каршында оештырылган халык театрында спектакльләр, концертлар да куеп йөргән. Хәбир Ибраһимовның «Башмагым» спектаклендә — Хөсни, Кәрим Тинчуринның «Американ»ында — Дилбәр, Юныс Әминовның «Язылмаган законнары»нда — Сәрия һәм башка рольләрен, бергә уйнаган коллегаларын җылы итеп искә алды, — ди китапханәче Айгөл Маликова.
Хәзерге вакытта Рузилә апа тормыш иптәше Ильяс абый белән Бигеш авылында яшиләр. Бер уллары бар.
Кичәдә Рузилә апага иҗат чишмәсенең саекмавын, сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете теләдек. Аның шигырьләре белән таныштык.
Айгөл Маликова,
китапханәче.
Авторның берничә шигырен газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
Кеше булыйк
Кеше килә җиргә үсәр өчен,
Үз бәхетен эзләп юл чыга.
Канат бирә Аллаһ, юлын бирә,
Яшим диеп килгән юлчыга.
Эзләмәгез тормыш
кыйммәтләрен,
Диңгез төпләрендә юк алар.
Алга карап дөрес итеп яшә,
Кыюлар бит таулар яралар.
Югалтма син
тапкан бер кыйммәтне,
Бөртекләрдән җыела зур таулар.
Кулыңда тот эшнең дилбегәсен,
Бәхетеңә итер юл алар.
Яратулар белән тулы эшең
Барсын алдан, син дә юл табыш.
Кеше булып туу синнән тормый,
Кеше булып калу — зур ачыш.
Якты учак булыйм
Патшалар да алып китә алмый
Гомер буе җыйган байлыгын.
Күңел түрләремдә — мул хәзинә;
Бүләк итеп юллыйм саулыгын.
Теләкләрем шифа булып барсын
Сырхау тәнгә, хәлсез күңелгә.
Гашыйк шагыйрь
бик бәхетле бүген,
Яратуым әйдәр гомергә!
Караңгыда — маяк күпләрегез,
Егылганда — терәк һәрчакта.
Куркытмады карлы-бозлы яңгыр,
Сыендым нык, җылы кочакка.
Тормыш сынаулары аз булмады:
Сусыз елга, ярсыз күл җанда.
Дуслар белән таптым
мин үземне,
Тарту көчен — Җиргә туганда.
Әти-әни, туган-тумачага,
Юл күрсәткән барлык кешегә
Рәхмәт укыйм, табып ияләрен,
Җиңеллекләр бирсен эшенә!
Туган йортым, мәктәп,
авылдашлар
Булды үрнәк, милли горурлык!
Югалтулар күпкә киткән, ахры,
Җырлар аша иңде кыюлык.
Бар дөньяга күңелем аваз сала
Кайгы килсә илгә, борчыла.
Адашканнар шигъри
эздән барсын,
Якты учак булыйм юлчыга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев