КФУда татар журналистларын укыту өчен 25 түләүсез урын каралган
Яңалыклар

КФУда татар журналистларын укыту өчен 25 түләүсез урын каралган

ВУЗларда яңа уку елына әзерлек эшләре башланып китте. Бу көннәрдә кайсы бүлеккә күпме бюджет урыннары бирелү тәгаенләнде.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә татар журналистларын әзерләү өчен 25 бюджет урыны бүлеп бирелде.

Билгеле булганча, моңарчы бу саннар бик аз иде.  Бөтенләй дә бюджет урыннары бирелмәгән еллар да булды. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы,  милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин шул хакта белдерде.

Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев