Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узачак
Яңалыклар

Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узачак

28 февральдә 12:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында Ачык ишекләр көне узачак.

Бу көнне булачак абитуриентлар мастер-классларда катнаша, университет җитәкчелегеннән 2026 елда укырга керү тәртибе, яңа әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләр, максатчан укуның һәм студент тормышының өстенлекләре турында тулырак мәгълүмат ала алачак.

Сораулар булганда түбәндәге адрес буенча кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә: Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 65, 1 нче кабинет. Элемтә: 8 (432)598-40-49 (706), +7960-056-76-67, e-mail: priem@kazgau.com.

Катнашучылар түбәндәге сылтама буенча теркәлергә тиеш: https://forms.yandex.ru/u/6986f5cd068ff06bcef423a5/ . 

Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан башлап «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында Казан дәүләт аграр университетының механизация һәм техник сервис институтының 3нче уку бинасына капиталь ремонт ясала һәм анда җиһазлар урнаштырыла. Әлеге проект кысаларында агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен заманча шартлар тудыру планлаштырыла.


Нет комментариев