Әлеге сумма “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәтенә маскировка челтәрләре үрергә материал алу өчен бирелде.
1 августта Кәрәкәстә авыл көне узды. Ул “Кирәк бары тынычлык” дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, аларга ярдәм итүче игелекле йөрәкле затларга багышланды.
Кәрәкәслеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкара. Биредә хәрбиләргә төрле яклап ярдәм итәргә тырышалар: маскировка челтәрләре үрәләр, реторт-пакетларда ашлар әзерлиләр, егетләргә кирәкле әйберләрне алуда да үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Элек-электән ил өстенә сынау килгәндә бөтен халык бердәм күтәрелеп, яше-карты үз өлешен кертеп, җиңүгә ирешкән. Кәрәкәс авылы халкы да бүген ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашканда, аларга ярдәмгә бердәм төстә кушылды. Иң мөһиме шунда: алар бу гамәлне кемдер кушканга түгел, ә күңел кушканга башкара. Инде менә 2023 елның 5 декабреннән алар бер көн калмый маскировка челтәрләре үрәләр. Бүгенге көнгә 690 челтәр үрделәр.
Гөлнара Нәҗмиева - авылда бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе.

Гөлнара хәрби зонага җибәрү өчен токмачлар да кисә, ашлар өчен яшелчәләр, итләр дә киптерә. Авылда хәрбиләргә тепловизор, дронга каршы корал, генератор алып җибәрү өчен акча җыюны да Гөлнара оештырган. Хәрбиләрдән кергән заявкалар буенча кирәкле әйберләрне алуда да күбрәк чыгымны уллары күтәрә. Кәрәкәслеләр дә читтә калмый. Ашлар ясау өчен продукцияне авыл халкы белән бергәләп сатып алалар.
Бәйрәмдә Кәрәкәснең фронтка маскировка челтәрләре үрүче апаларын котларга “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова килде. Ул аларның җиңүгә зур өлеш кертүләрен ассызыклады. Һәм часть командиры исеменнән игелекле йөрәкле апаларга термопот белән Рәхмәт хаты тапшырды.
Авыл көнендә мәйданга урна куелды. Бәйрәм барышында җыелган 50 мең сум акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре үрү өчен материаллар алырга бирелде.
- Бердәм булганга без көчле. Барысы да уртак җиңү өчен. Иң мөһиме – махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау кайтсыннар, - ди кәрәкәслеләр.
фотолар авыл җирлегеннән
Нет комментариев