Яңалыклар

Май бәйрәмнәре сәбәпле, кайберәүләр пенсияләрен гадәттәгедән иртәрәк алачак

Май бәйрәмнәре якынлашкан саен, пенсионерлар өчен дә үзгәрешләр бар: кайберәүләр пенсияләрен гадәттәгедән иртәрәк алачак.

Россия Социаль фонды хәбәр итүенчә, банк аша акча алучы пенсионерларның бер өлешенә май өчен түләүләр 30 апрельгә кадәр үк күчереләчәк. Бу, гадәттә, пенсиясе ай башында — 1еннән 4енә кадәр килә торган кешеләргә кагыла.

Шунысы мөһим: бернинди гариза язарга кирәкми. Акчалар автомат рәвештә киләчәк. Өстәвенә, пенсия белән бергә килгән башка социаль түләүләр дә шул ук вакытта күчерелә.

Бу үзгәреш пенсиянең барлык төрләрен дә колачлый:
— картлык пенсиясе
— инвалидлык пенсиясе
— социаль һәм тупланма пенсияләр

Ә менә почта аша пенсия алучылар өчен график үзгәрми. Алар акчаларын элеккечә алачак: хат ташучылар түләүләрне 2–3 майдан тарата башлый, ә почта бүлекчәләрендә акчаны 25 майга кадәр алырга мөмкин булачак.

5 майдан соң банк аша түләүләр яңадан гадәти тәртипкә кайтачак.
 

Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев