12 август кичендә Югары Шепкә мәдәният йортында истә калырлык кичә оештырылды.
Чара халык гореф-гадәтләрен яңартуга багышланды: клуб мәйданчыгында элекке халык уеннары, моңлы җырлар, биюләр яңгырады.
Күпчелекнең “сигезле” бию һәм «йөзек салыш» уены күңелләренә хуш килде — алар күп кешедә яшьлек, балачак хатирәләрен яңартты. Түгәрәк әйләнү, бергәләп җырлау кичәгә аерым мәгънә өстәде.
Аерым игътибар юбилярларга бирелде: 60, 65, 75, 80 һәм 85 яшьлек юбилейларны билгеләп үткән авыл кешеләренә ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде. Аларның тормыш тәҗрибәсе һәм акыл-фикере — безнең өчен кадерле мирас. Аларга багышлап җырлар башкарылды.
Кичәнең иң җылы мизгеле 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне тәбрикләү булды. Ярты гасыр бер-береңә терәк булып яшәү — бу чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге. Аларга багышлап яңгыраган көйләр мәйданчыкны нурга күмде.
“Бу кич гади генә очрашу түгел, ә күңелләрне берләштергән, хатирәләрне яңарткан чын мәдәният бәйрәменә әверелде. Ул бердәмлекне ныгытты һәм мәдәниятебезне саклауга өнәде. Чарада катнашучылар ешрак очрашып, гореф-гадәтләрне яңартып тору мөһим”, - дип ассызыкладылар.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев