Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Пәнәчедә Үзбәкстаннан килгән кунаклар булды

Югары Пәнәче мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Пылау бар җирдә кунак бар» исемле чара узды.

Чарада Үзбәкстан кунаклары  катнашу аны тагын да үзенчәлеклерәк, мәгънәлерәк итте.  

Кичәдә Үзбәкстаннан килгән кунаклар үзләре белән якыннан таныштырып,  гореф-гадәтләр, йолалар, тәрбия турында кызыклы мәгълүмат бирделәр.

“Тамашачыларга Үзбәкстан турында презентация тәкъдим ителде. Кызыклы биремле уеннарда бик теләп катнашты алар. Кунакларыбыз милли биюләрен башкарып, һәр тамашачыга бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Үзләре пешереп килгән пылаудан һәркем авыз итте. Тәмле итеп әзерләнгән пылау серләре белән дә бүлеште алар”, -ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

"Дуслык күпере" мастер-классында үзбәк милли ризыгы - "Йомырка пилмәне" пешерү серләре белән уртаклашты кунаклар. Әлеге тәмле ризыкны әзерләргә йомырка, каймак, катык, су, тоз, май кирәк.  Үзбәкстаннан килгән кунакларыбыз мәдәният йортына килгән тамашачыларны йомырка пилмәне белән сыйлады.  

“Ике арада дуслык, бердәмлек күпере сузылды. Файдалы һәм истәлекле очрашу күңелләрдә сакланыр. Барчасына саулык, бәрәкәтле гомер телибез. Тыныч илләрдә, бердәм булып яшик”, - ди Илһамия Рәисовна.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев