Югары Пәнәчедә Сабантуйга күңелле итеп бүләк җыйдылар
Җәй башлану белән авылларда Сабантуйлар гөрли башлый. Сабантуе үзе бер кызык булса, бәйрәмгә бүләк җыю – икенче күңелле бәйрәм.
Югары Пәнәче авылында Сабантуйга бүләк җыярга өлкәннәр белән бергә балалар да күп чыккан.
“Бүләк җыючыларны бик күп авылдашлар тәмле сыйлы өстәлләр белән каршы алды. Рамилә апа Гыйззәттуллина гаиләсе тәмле ризыклар белән өстәл көйләгән иде. Зөлфирә апа Һадиуллина балаларны туңдырма белән сыйлады. Җамалетдиновлар гаиләсе дә, Роза апаГобәйдуллина да бүләк җыючыларны ачык йөз белән әзерләнеп көтеп торды. Асия Хәйруллина, Гөлназ Вәлиәхмәтова, Индира Шакирова, Рәзинә Харисова, Гаишә Шәрипова, Мөнирә Рәхимова, Альфинур Шакирова, Рәмзия Исмәгыйлева, Илгизә Туктарова, Гөлфинур Кузнецова һәм башка бик күп авылдашларга сый-нигъмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез”, - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Бу көнне Пәнәче урамнарын җыр-бию, гармун моңы күмде. Гомумән, өлкәннәр белән балаларның шулай бердәм булып йөрүе, бабалардан калган гореф-гадәтне саклавы күңелле күренеш шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев