Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Пәнәчедә Рус теле көнен билгеләп үттеләр

Бүген - 6 июньдә Рус теле көне билгеләп үтелә.

 

Нәкъ менә шушы көнне – 1799 елның 6 июнендә (яңа стиль буенча) Мәскәүдә Александр Пушкин туган.

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби мирасы күпме гасырларга җитәрлек! Аның әсәрләре төрле яшьтәге милләт вәкилләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.

Бөек язучы Александр Пушкинның туган көне уңаеннан Югары Пәнәче мәдәният йортында балалар һәм ата-аналар, апалар һәм әбиләр катнашында

"Рус шигърияте кояшы" дип исемләнгән чара оештырылды.

“Әниләр язучы шигырьләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Балалар әсәр геройларын кызыклы итеп башкарды. Шигырь укып үскән өлкән буын апалары да Пушкин шигырьләрен яттан беләләр. Бу көнне күңелле һәм файдалы узды”, - ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев