Югары Пәнәчедә февраль аендагы бураннарны  “Әпә” бураны, диләр
Яңалыклар

Югары Пәнәчедә февраль аендагы бураннарны “Әпә” бураны, диләр

“Зәй офыклары” сайтында Югары Пәнәче авылындагы “Гыйни бураны” турында язма чыккач, берничә өлкән кеше шалтыратып, “Ник Әпә буранын да язмадың?” – диделәр. Бу язма “Әпә бураны” турында.

 1970 елларның февраль  аенда булган хәл бу. Буранлы көнне  Бибинур Солтан кызы Хөсәенова каяндыр кайтышлый, урман буенда адаша. 

Ул Низаметдин Шиһаби улы Рәхмәтуллинга картаебрак кына кияүгә чыга, чөнки Бибинур түти тумыштан ук әпә  (телсез-чукрак кеше) булып туа. Низаметдин абый да II  группа инвалид була, аяк-куллары авырта. Низаметдин абзый Югары Пәнәче авылында колхоз умарталыгында каравылчы булып эшли. Алар ирле-хатынлы урманда умарталыкта яшиләр. Йортларыннан бераз читтәрәк имән агачы төбендә Низаметдин абзый ике кешелек кенә эскәмия ясап куя, алар кичләрен шунда чыгып утыра торган булалар.

 Февраль аеның көчле буранлы көнендә, Бибинур түти каяндыр кайтышлый урман буенда адаша, юлны таба алмый. Бик озак  урап йөргәч, бер агач төбенә барып егыла һәм шунда туңып үлә. Икенче көнне Низаметдин абзый аны үзләре утырып ял итә торган эскәмия янында табып ала. Менә шундый үкенечле үлем.

Авылда шул көннән соң февраль аендагы бураннарны  “Әпә” бураны, диләр.

Дамирә Шәрифуллина. Югары Пәнәче.


Нет комментариев