14 февральдә Югары Пәнәче мәдәният йортында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көненә багышлап «Алар һаман да тынычлык сагында» исемле очрашу кичәсе оештырылды.
Шулай ук мәдәният йортында хәрби хезмәтне Әфганстанда үткән егетләргә багышланган күргәзмә дә урын алды. Кичәгә килүчеләр күргәзмәне кызыксынып күзәтте.
Очрашу Рәзинә Сәетгәрәеваның "Әфган керде төшемә" исемле тирән эчтәлекле шигыре һәм җыры белән башланып китте. Әфганчы егетләрне әлеге җыр үткәнгә, Әфган җиренә, тау-ташлар арасында ятып калган иптәшләре янына, сугыш кырына алып китте...

Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров әфганчыларга теләкләрен җиткереп, аларга хәрби бурычларына тугры калуларына рәхмәт белдерде.
“Очрашу кичәсен матур җырлар, Муса Җәлил шигырьләре, биюләр, кызыклы уеннар бизәде. Һәр катнашучы сәләтле, тапкыр булуын күрсәтте. Мансур абый матур җырлавы, Кирам абый оста биюе, Юрий абый Морозов тапкыр телле, Гена абый Сергеев җор телле, Альберт абый Шакиров оста гармунда уйнавы белән таң калдырды”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Урта Пәнәчедән әфганчы егетләрне хөрмәт итеп килгән Николай Карташов истәлекләре белән уртаклашты. Кичәдә шулай ук әфганчыларга багышланган презентация дә беркемне дә битараф калдырмады.
"Таныш булыгыз", "Исемең матур кем куйган?", "Акча санаганны ярата", "Һәр сорауга - кызыклы җавап", "Оста балыкчы", "Алфавит тәртибендә һөнәр, исемнәр", "Кем җитезрәк", "Җырлы эшләпә", "Мактыйм сине" уеннарында әфганчы егетләр бик теләп катнашты.
Муса Җәлилнең тууына 120 ел уңаеннан "Кызыл ромашка" шигырен Минзәлия Әхтәмҗанова укыды. Кичәдә уллары махсус операциядә катнашучы батыр егетләр әнисе Рәмзия апа Исмәгыйлева һәм батыр егет улы Рафаэль Искәндәров катнашты, алар - авылның олы хөрмәткә лаек кешеләре. Һәркем бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы егетләрнең исән-сау кайтуларын теләде.

“Кызыклы әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте. Матур һәм эчтәлекле очрашу күңелләрдә озак сакланыр. Рәхмәт сүзләре эшебез нәтиҗәсе булды. Барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп, киләсе очрашуларга кадәр саубуллаштык”, - ди Илһамия Рәисовна.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев