Югары нәтиҗәләр һәм зур перспективалар: Рөстәм Миңнеханов Зәйдә булды
Яңалыклар

Югары нәтиҗәләр һәм зур перспективалар: Рөстәм Миңнеханов Зәйдә булды

11 августта Зәй зур игътибар үзәгенә әверелде: районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Визит бай һәм күпкырлы булды: республика башлыгы урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде, көрәш сараен карады һәм Җиңү бульварында Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәтләде.

Район тормышының өч мөһим ягы - хезмәт, спорт һәм тарихи хәтер — республика җитәкчесенең игътибар үзәгендә булды.

Рәиснең визитыннан фоторепортаж


Нет комментариев