Иске Зәй яшьләр үзәгендә «Сәламәтлек коды» дип аталган профилактик очрашу узды
Яңалыклар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә «Сәламәтлек коды» дип аталган профилактик очрашу узды

Чараның төп эксперты Зәй район үзәк дәваханәсе табиб-педиатры Олег Дубинин булды.

Яшүсмерләр һәм яшьләр белән әңгәмә рәсми шартлардын чыгып,  ихлас узды. 

Хәзерге чынбарлыкта бәйлелекләрне профилактикалау мәсьәләләре аеруча кискен тора. Чара аңлы сәламәтлек культурасын формалаштыруга багышланган иде. Бүген яшьләр арасында аеруча актуаль булган темалар кузгатылды.

Олег Андреевич заманча гаджетларның «куркынычсызлыгы» турындагы мифларны җимерүгә аерым басым ясады. Табиб никотинның тискәре йогынтысы механизмнарын җентекләп аңлатты һәм шулай ук наркотик матдәләр куллануның фаҗигале нәтиҗәләренә тукталды.

Әңгәмәнең шактый өлеше хәзерге тормыш ритмында  энергияле һәм уңышлы булып калуга багышланды. Медицина материалын тирәнтен эшкәртү һәм аңлаешлы сөйләм телендә Олег Дубинин аудиториядәге күпчелек сорауларга алдан җавап бирә алды. Тыңлаучылар мәгълүмат төгәл, аргументлы бирелүен билгеләп үттеләр.

“Сәламәтлек -  ул һәр кешенең төп ресурсы, ул  яшь чакта салына. Мондый диалоглар балаларга аңлы булу һәм үз-үзләренә сакчыл караш сайларга ярдәм итә. Профессионаллар яшьләр белән аңлаешлы телдә сөйләшкәндә, профилактика бурыч түгел, ә уңышлы киләчәк өчен кыйммәтле коралга әверелә”, - дип ассызыклады очрашуны оештыручылар.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.


 


Нет комментариев