Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән очрашу узды
Иске Зәй яшьләр үзәгендә каникул чорында патриотик чаралар уздыруга зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә балалар махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет белән очраштылар.
«Ельцин» позывноен йөртүче бу егет мобилизация буенча Ватан сагына басты. Ул хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале, «Хәрби батырлыклары өчен», Жуков медальләре белән бүләкләнде. Аның энесе «Славик» та абыйсы үрнәгендә контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнаша.
Хәрби абыйлары белән очрашуны балалар көтеп алдылар. Янәшәләрендә чын хәрби, көчле, батыр сугышчы басып торуы белән горурландылар. Балалар аңа хәрби техника, фронт көнкүреше һәм солдатларның сугышчан кәефе турында күп сораулар бирделәр.
-Хатларыгыз, рәсемнәрегез, ярдәмегез өчен рәхмәт. Сезнең якты киләчәгегез өчен көрәшкәндә, сүз бары тик җиңү турында гына була ала, — дип ассызыклады «Ельцин», балаларга мөрәҗәгать итеп.
Ул хәрби батырлыклары өчен бирелгән бүләкләрен дә күрсәтте.
Очрашу ахырында «Көйне от» музыкаль уены булды.
Фотолар яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев