Татарстанда 26 февральдә урыны белән кар явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Төнлә һава температурасы минус 7-12 градуска кадәр төшәчәк, республиканың көнчыгышында — минус 16 градуска кадәр. Көндез минус 3тән минус 8 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Җомга көнне аязучан болытлы һава һәм кар көтелә. Җилнең тизлеге 5-10 м/с ка җитәчәк.
Чыганак: Вести Татарстан
Нет комментариев