Иртәгә көчле җил чыгачак
Яңалыклар

Иртәгә көчле җил чыгачак

Татарстан халкын 23 февральдә төнлә һәм көндез төбәктә көчле җил көтелүе турында кисәтәләр.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкны иминлек чараларын үтәргә чакыра.

Җәяүлеләргә тиешле урында гына юл аша чыгарга, урамада аеруча игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә. Шулай ук автомобильләрне агачлар һәм начар беркетелгән конструкцияләр астында калдырырга ярамый.

Чыганак: Татар-информ.

 


Нет комментариев