Ә 8 июнь көнне район Сабантуен ат чабышлары ачып җибәрде. Гадәттәгечә, ул шәһәр ипподромында үтте. Быел биш төрдә ярышлар уздырылды. Ат чабышлары турында тәмләп Илфат Әшрапов сөйләп торды.
Башта ат чабышлары конкур дип аталган каршылыклар аша сикереп узышу буенча үтте. Конкур берәр метр биеклектәге җиде төрле каршылык аша чыгуны үз эченә алды. берәр метр биек
Каршылыклар аша сикереп узышуда районыбызның Федот авылыннан Ильяс Сабировның Хөрмә, Бухара, Мавританка, Вахмистр һәм Түбән Камадан Павел Морозовның Диспозиция кушаматлы атлары ярышты. Беренче урынны Диспозиция кушаматлы ат алды. Аның җайдагы Ангелина Феошина.
Ә ипподром әйләнәсе буенча уздырылучы ярышлар 1600 метр арада барды. Анда татар токымлы атлар барысы да Лениногорскийдан килгән фермер Фәрит Нәбиуллин юртаклары иде. Алар Усман, Ак Морза, Вулкан, Алан кушаматлы атлар. Беренчелекне Ак Морза бирмәде, аның җайдагы Рамина Яминова.
1600 метр арада токымлы юртаклар ярышты. Районыбызның Петр Коронов крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Бикташ һәм Буян кушаматлы атлар, Азнакай районыннан Рамил Гайнановның Нирон, Зәй районының “Федот” комплексыннан Ильяс Сабировның Тахрина, Мансур Гыйздәтуллинның Ласка һәм Магнолия кушаматлы атлары бу төркемдә узышты. Беренче урынны бу ярышта Нирон кушаматлы ат алды. Җайдагы Рамил Гайнанов.
1600 метр арага чиста токымлы чабыш атлары төркемендә Актаныш районының Илгизәр Бариевның Жажда, Тукай районыннан “Тулпар” хуҗалыганнан Неофита, Азнакай районыннан Рамил Гайнановның Нирон, Берта кушаматлы чабышкылары узышты. Монда беренчелек Неофита кушаматлы атта, аның җайдагы Елизавета Сергеенко иде.
2400 метр арага җирле атлар арасында узган ярышларда Петр Короновның Гавань, Волга, Мансур Гыйздәтуллинның Грай, Ласка чабышкылары катнашты. Анда беренче урынны Грай кушаматлы ат алды, аның җайдагы Мансур Гыйздәтуллин үзе.
Призлы урыннар алучы атлар җайдакларына, чабышкы хуҗаларына акчалата бүләккә сертификатлар тапшырылды.
Ат чабышларын мотоциклларда узышлар алыштырды. Аларны да тамашачылар тыннары кысылып, төрле трюклар күрсәтүче мотоциклчыларга җан атып күзәтте.
Нет комментариев