Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа китап

Авыл хуҗалыгы тармагы ветеранының китабы чыкты.

Китап «Улым — күз нурым» дип атала.

Пимен Захаров — бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган алдынгы карашлы кеше. Белгечлеге буенча агроном. Кабан-Бастрык авылы егете озак еллар районыбызның «Игенче» колхозында партком секретаре, бригадир, Куйбышев исемендәге колхоз рәисе булып хезмәт куйды.

Ул мәктәптә укыган елларда ук игенче булырга хыяллана, икмәк үстерү җир йөзендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе икәнен күңеленә кечкенәдән сеңдереп үсә. Игенче хезмәте, икмәк үстерүчеләрнең эш-гамәлләре үзен-үзе белә башлаганнан бирле аның күз алдында була. 4-5 яшьлек чагыннан ук бригадир әтисе белән кырларда йөреп, игенчелек белән кызыксына. Ул дөньяда иң изгеләрдән саналган игенче һөнәренә, икмәк үстерү эшенә гомере буе тугрылыклы калды. Бүгенге көндә Пимен Семенович лаеклы ялда.

Аның «Улым — күз нурым» китабы улының катлаулы чирне ничек итеп җиңеп чыгуы, гаиләләре белән авыруга каршы көрәшүләре турында. Шулай ук ул китапта авторның хезмәт еллары тасвирлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев