Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше дә

Бүген 8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Әлеге игелекле һөнәрдә очрак-лы кешеләр була алмый. Социаль хезмәттә иң яхшы әхлакый сыйфатларга ия кешеләр генә эшли. 24 ел “Шатлык” социаль тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куючы Әлфия Ханнанова – шундыйларның берсе.

Зәй кызы Әлфия 1986 елда 3нче мәктәпне тәмамлауга, 1нче мәктәпкә пионер вожатый булып эшкә урнаша. Ә ике елдан аны Пионерлар йортына методист итеп күчерәләр.
– Мәгарифтә дә һәм социаль яклау өлкәсендә дә миңа бик яхшы тәҗрибәле остазлар белән эшләргә туры килде. Аңлашып, бер-беребезгә ярдәм итеп хезмәт куйдык. Мин аларга бик рәхмәтле, – ди Әлфия Әлфәтовна.
Ә социаль өлкәгә ул очрак-лы гына эләгә. 2000 елда аны социаль-тернәкләндерү үзәгенә культорганизатор итеп эшкә чакыралар. Дүрт елдан социаль эш буенча белгеч итеп күчерәләр. Күңел чакыруы буенча сайлаган һөнәр була бу. Читтән торып Чебоксарда Россия дәүләт социаль университетын тәмамлый. Төрле вакытлар була, әмма гаиләсе һәрвакыт төп ярдәмчесе, терәге була.
– Хезмәтемне бик яратам. Үзәктә өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар ял итә. Соңгы вакытта ял итүчеләргә уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре дә өстәлде. Мин алар белән аралашудан, эшләүдән үземә канәгатьлек алам, – ди ул.
Гомумән алганда, социаль эш буенча белгечнең вазифалары бик күп. Әлфия Әлфәтовна педагогик һәм психологик алымнар кулланып, кешенең физик һәм психик халәтен торгызу, социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Үзәктә со-циаль хезмәтләр, сихәтләндерү процедуралары төрләре дә арта бара. Шәхси документлар белән эшләү, консультацияләр бирү, төркемләп тә, шәхси эшләү дә аның вазифасына керә. Бүгенге гаджетлар заманында интернет кырларында куркынычсызлыкка өйрәтү, мошенниклар кармагыннан саклап калу өчен әңгәмәләр-аңлату эшләре алып бару һәм тагын бик күп башка эшләр йөкләнә аларга.
Әлфия Ханнанованың тырыш намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнгән. Район башлыгы, ТР Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы Мактау грамоталары, “Татарстанның социаль яклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, Татарстан Рәисе Рәхмәте белдерелгән.
Йөзен ягымлы елмаю яктырткан, нәфис-сөйкемле ханымда рухи көч-куәт, сабырлык, чыдамлык җитәрлек. Нечкә генә иңнәрендә үз гаиләсе, якын кешеләре турында кайгыртудан тыш, үзәккә килеп ял итүчеләрнең һәрберсен кайгырта ул. Үзәкнең “Мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр китабы”нда аңа рәхмәт сүзләре әйтеп язылган язмалар бик күп. Ә халык ышанычы, рәхмәте – ул зур бәя!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев