Лаеклы бүләкне ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров тапшырды.
Шушы көннәрдә Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров катнашындагы киңәшмәдә станция хезмәткәре Сергей Киржацкийга ягулык – энергетика комплексын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырылды.
Сергей Евгеньевич КТЦ-1 бүлеге башлыгы. Ул күп еллар станциядә хезмәт куйды. Шуңа күрә дә министр Сергей Цивилев аның эшчәнлеген күрә белеп, югары бәяләде.
Бу бүләк - профессионализмны һәм эшкә тугрылыкны, шулай ук станциянең ышанычлы эшләвен тәэмин итүдә зур өлеш кертүне тану.
фото станциядән.
Нет комментариев