Быел Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее бинасына 120 ел тула.
Бу - шәһәрнең яхшы сакланган ике борынгы бинаның берсе (икенчесе – хәзерге мәчет мәдрәсәсе урнашкан заманча итеп төзекләндерелгән волисполком бинасы). Бу ике катлы бина, чыннан да, шәһәребезнең тарихи өлеше асыл бизәге. Ул 1902-1903 елларда I гильдияле Зәй сәүдәгәре Иван Никифорович Бекетов тарафыннан сәүдә һәм торак йорт буларак төзелгән.

1901 елда Зәйдә зур янгын була. Әлеге янгында агач йортларның һәм корылмаларның күбесе янып бетә һәм бу фаҗигә бай кешеләрне таш һәм кирпечтән төзи башларга кирәк дигән фикергә этәрә.
"Россиянең сәүдә-сәнәгате: сәүдәгәрләр һәм фабрикантлар өчен белешмә китабы" (1899 ел) басмасында Иван Никифорович Бекетов Минзәлә өязе, Чаллы һәм Акташ базарлары буенча иң күп мануфактура һәм галантерия товарлары сатучыларның берсе дип атала. Аның еллык сәүдә әйләнеше 12 мең сумнан артык тәшкил иткән. Минзәләнең 1нче участогы 1909 ел мәгълүматлары буенча, Иван Бекетов иң эре авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алучылар исемлегенә кертелгән – елына 25 мең сумга кадәр. Аның Зәй шәһәрендә – 3, Чаллыда – 1, Акташта 2 склады булган. 1911 ел мәгълүматлары буенча, сәүдәгәр Иван Бекетов Зәйдә яши, 2нче разрядлы промысел сертификаты буенча икмәк сатып алу белән шөгыльләнә (бер ел эчендә әйләнеш 28 мең сум тәшкил итә), моның өчен ул өч приказчы һәм бер эшче яллый, аларга елына 560 сум акча түли. Ә Зәйдә еллык әйләнеше 30 мең сум булган мануфактура сәүдәсе өчен өч приказчы һәм бер эшчегә барлыгы 1116 сум түләгән. 1913 елда Бекетовның җитештерү сәүдәсе инде 25 мең сумга бәяләнә һәм аңа 2000 сум хезмәт хакы алган дүрт приказчы хезмәт куя. Корчажки авыл җәмгыятеннән сәүдәгәр 65 дисәтинә җир сатып ала, шуларның 15 дисәтинәсе үзәнлек һәм су баса торган болыннар булган.
Шулай итеп, Зәй шәһәренең ул чордагы иң бай кешесе архитектор чакырта (аның исеме, кызганычка каршы, сакланмаган) һәм аның алдына шәһәрнең иң биек урынында иң матур сәүдә һәм торак йорт төзү бурычын куя. Архитектор, бинаны проектлауда, ул заманның алдынгы инженерлык эшләнмәләрен һәм төзелеш модасы тенденцияләрен куллана: 3 метр биеклектәге түшәмнәр, уңайлы планировка, эчке һәм урам балконнары, плитка белән бизәлгән мичләрне берләштергән катлаулы җылыту системасы, ул шулай ук вентиляция системасы ролен үти һәм башкалар... Беренче кат - хуҗалык бүлмәләре белән сәүдә залы, икенче кат – торак, ул беренчесеннән тулысынча аерымланган, аңа алгы подъезддан гына кереп була. Анда сәүдәгәрнең эш кабинеты, кунаклар кабул итү, йокы һәм аш булмәләре урнашкан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кухня ишегалдындагы агач флигельдә (хезмәтчеләр яшәгән) була, ашханәгә инде әзер ризык алып килеп, сәүдәгәр гаиләсен тукландырганнар.
Фундаментка килгәндә, ул ком өстәлгән цемент известь эремәсе белән олы ташлардан (бут) ясалган. Цоколь шулай ук таш, стеналар кызыл кирпечтән. Диварларның калынлыгы бер метр. Түшәм - агачтан, фаразлаулар буенча карагач яки кораблар ясауда кулланылучы нараттан эшләнгән. Таш (бут) нигезле биналар гасырлар буена торырга мөмкин, төп шарт - нигезне дымнан саклау.
Ике катлы Бекетов йортының зур таш подваллы да булган, ләкин аңа хәзер кереп булмый. Сәүдәгәр утары ишегалды кирпеч дивар белән уратылган, аның эчендә товар складлары, ат абзары, лапас һәм башка ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Флигель - өйнең көньяк ягында, хуҗалык ишегалды төньягында була. Боларның барысыннан да бүгенге көндә ат абзары һәм каретник бинасы гына сакланган, кызганычка каршы, алар авария хәлендә.
Бекетовлар гаиләсе яңа ике катлы кирпеч йортта 20 ел гына яшәп калалар. 10 бала - 3 малай һәм 7 кыз үстерәләр. Йорт хуҗасының язмышын әлегә ачыклап булмады, ул чит илгә күченгән дигән фараз бар. Улларының берсе - Вениамин революцион хәрәкәтне хуплый, хәтта 1922-1923 елларда Зәй волость комсомол оешмасын җитәкли. Ике кызлары гомер буе укытучылар булып эшли, берсе 80нче еллар башында Алабуга картлар йортында вафат булган.

1917 елгы революциядән соң сәүдәгәр Бекетовларның милке национализацияләнә. Зәй волисполкомының 1924 елның 9 апрелендәге карары белән, ак гвардиячеләр белән качкан 13 хуҗа - сәүдәгәрнең йортлары җирле властька тапшырыла. Шул исәпкә Иван Никифорович Бекетовның ике йорты да эләгә: берсе – ике катлы, икенчесе -агач йорт. Агач йортның кайда урнашуы һәм алга таба язмышы билгеле түгел, ә кирпеч йортта, национализацияләнгәннән соң, төрле дәүләт учреждениеләре һәм хезмәтләре урнаша. Мәсәлән, Зәй өлкәннәренең истәлекләре буенча биредә ярлылар комитеты була, 1935 елга кадәр анда җир бүлеге, 1935-1962 елларда әлеге биналарны Зәй район хезмәт ияләре депутатлары Советы башкарма комитеты аппараты били, 1963-1978 елларда– хезмәт ияләре депутатларының Зәй бистәсе Советы (поссовет), 1978 елның апреленнән район дәүләт иминияте, аучылык җәмгыяте һәм мәгълүмат-исәпләү станциясе урнаша.
1985 елның 8 маенда - Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенең 40 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бу элекке сәүдәгәрләр йортында Зәй туган як тарихын өйрәнү музее ачыла. Башта музей икенче катны гына били, ә 1988 елда аңа беренчесен дә тапшыралар.
Шул вакыттан алып, музей - Иске Зәйдәге иң матур бинаның бердәнбер һәм тулы хуҗасы. "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре территориясендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) исемлеге турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары (№772, 28.09.2010 ел) белән сәүдәгәр Бекетов йорты шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле дип танылды һәм дәүләт саклавында тора.
120 еллык тарихи бина яхшы сакланган, ләкин амортизация срогын исәпкә алып, ул үзенә көннән көн күбрәк игътибар таләп итә. Шуңа күрә тарихи бинаны саклау, аны файдаланырлык хәлдә тоту һәм хезмәт срогын максималь озайту безнең төп бурычыбыз булып кала. Моның өчен махсус хезмәтләр тарафыннан техник карау һәм фундаментка, агач корылмаларга ревизия ясау кирәк. Музейның яңа концепциясен гамәлгә ашыру өчен барлык инженер челтәрләрен алмаштыру, фундаментны ныгыту, отмосткаларны, территорияне төзекләндерү, ат абзары һәм каретникны капиталь ремонтлау кебек эшләрне берләштергән реконструкция, ремонт-реставрация үткәрергә кирәк.
Александр Исаков,
музей директоры.
Фотолар музейдан.
Нет комментариев