Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Федераль канал Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашкан егет турында фильм төшерә

Зәй районында эш визиты белән «Россия 24» федераль телеканалы хәбәрчеләре Марат Кримчеев һәм видеооператор Александр Стяпин булды. Алар махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете Георгий Борисов турында махсус фильм өчен материаллар җыйды.

Георгий Михайлович өлешчә мобилизация кысаларында узган көз Ватан иминлеге сагына басты. Ләкин ул һөҗүм вакытында каты яраланып, аягын өздерде. Озак вакыт дәваланулардан соң, протез белән йөри. Хәрби каһарманлыгы өчен Россия оборона министры Сергей Шойгу шәхсән үзе аңа госпитальдә Батырлык орденын тапшырды.

Бүгенге көндә Георгий Михайлович хәрби комиссариатта өлкән эксперт белгеч булып эшли. Ул армиягә алыначак егетләрне хәрби хезмәткә әзерли, укучылар, студентлар арасында патриотик эш алып бара.

Зәй герое белән «Россия 24» федераль телеканалы да кызыксынды. Корреспондент Марат Кримчеев һәм видеооператор Александр Стяпин Георгий Борисов турында фильм төшерү өчен Зәй районына махсус килделәр. Фильм берничә урында төшерелде. Георгий Борисов катнашында 6нчы мәктәптә патриотик чара уздырылды, аннары махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Музыченко каберендә, хәрби комиссариатта һәм Борисовлар йортында булалар.

Телетапшыру 25-26 ноябрьдә эфирга чыгачак. Георгий Борисовтан тыш, Зәй районыннан махсус хәрби операциядә башка катнашучылар да искә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев